Форумның көн тәртибендә түбәндәге сораулар иде: коронавирус пандемиясе нәтиҗәләрен бетерү, вакциналар белән җитәрлек тәэмин итү, сәламәтлек саклау системаларын ныгыту, дөнья икътисадын, мәшгульлекне һәм халыкара сәүдәне торгызу мәсьәләләре, шулай ук цифрлы икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек, климат үзгәрү, әйләнә-тирә мохитне саклау, энергетиканы үстерү һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре.
РФ Президенты үз чыгышында коронавирус кузгаткан проблемаларның моңарчы күрелмәгән масштабта булуын, мондый системалы икътисади кризисның Бөек депрессия заманнарыннан бирле күзәтелмәвен, милли икътисадларның үсеше җитди какшавын, дистәләгән, йөзләрчә мең кешенең һәлак булуын, ә миллионлаган кешенең үз эш урыннарыннан, керемнәрдән мәхрүм калуын әйтте. Төп куркыныч – эшсезлек, аның озак вакытлы массакүләм хәерчелеккә һәм социаль тотрыксызлыкка китерә алуы ихтимал, дип билгеләде.
Владимир Путин агымдагы кризисны күпкырлы хезмәттәшлекнең нәтиҗәле механизмнарын, төп халыкара институтларны ныгытуда кулланырга чакырды.
https://kamatannari.rbsmi.ru