Русия Президенты Владимир Путин "Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумрусия тавыш бирү көнен билгеләү турында" Указга кул куйды.
Аңа ярашлы, гражданнар Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча 22 апрельдә тавыш бирәчәк.
- Тавыш бирү илдә коронавирус таралу белән бәйле соңгы вакыйгаларны күз уңында тотып кына башкарылачак. Билгеле, илнең Төп законына үзгәрешләр кертү - мөһим чара. Әмма кеше гомереннән һәм сәламәтлегеннән дә кадерлерәк бер нәрсә дә юк, - диде бу җәһәттән Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова.
Фото: vladtime.ru