Бөтә яңылыҡтар
Яңылыҡтар
27 Март 2020, 14:43

Роберт Миңнуллин вафат...

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат...

Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.
«Бүген төнлә абыебыз китеп барды», — диде бертуганы Ким Миңнуллин.
Роберт Миңнуллин 72 нче яше белән бара иде. Ул каты авыру белән көрәшкән.
Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган.
Ул күренекле шагыйрь, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе булды. Роберт Миңнуллинның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплары чыгып торды, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Җырларының шактые күптән инде җыр сәнгатенең җәүһәрләренә әверелде.
Роберт Миңнуллин — тәҗрибәле журналист һәм алышынмас депутат булды.
Искиткеч соклангыч шәхес, оста язучы Роберт аганың урыны оҗмахта булсын.

Автор : Язгөл Сафина
Чыганак: www.tatar-inform.ru
Фото: minnullin.blogspot.com
Читайте нас: