Бөтә яңылыҡтар
Мәҙәниәт
24 Март 2020, 16:58

Бәкегә дә чума алар, иҗатта да йөзеп эшли!

Аскында яшәүче Земфира һәм Равил Сәлимгәрәевлар ике бала тәрбияләп үстерә. Икесе дә район Мәдәният сараенда эшли, җырлый, кичәләр алып баралар. Ә Земфира балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү буенча өлкән методист вазыйфасын башкара.

Равил 1989 елның 1 мартында районның Үршәде авылында дөньяга килгән. Балачагыннан ук җыр-бию һәм иҗат белән мавыга. Беренче тапкыр сәхнәгә чыкканда аңа нибары 6 яшь була – апасы гармунда уйный, Равил җырлый. Мәктәп елларында бию белән мавыга. Хәтта район үзәгендә татар биюе белән беренче урыннар да яулый. Равилнең сүзләренә караганда, аның җырга тартылуын укытучылары Гөлүзә, Раушания һәм Рәфисә апалары уята. Аларга һәм Резеда апасына ул бик рәхмәтле.
Тугыз ел авыл мәктәбендә укыганнан соң, ул башкалабызның Сәнгать-сәнәгать колледжында агач җиһаз җитештерү остасы һөнәренә укып чыга. Аннары армия сафларында хезмәт итә. Колледжда укыганда Лилия Вахитованың ансамблендә башка җырчылар белән дуэтта җырлап, төрле конкурсларда катнаша.
Хатыны Земфира 1991 елның 7 сентябрендә республикабызның Аскын районы Күнгәк авылында туган. Шулай ук яшь чагыннан ук җыр-бию белән мавыга. Авыл мәктәбен тәмамлагач, Башкорт дәүләт аграр университетында укып, кире туган якларына кайта.
Земфира белән Равилның юллары 2008 елда Аскын районының Үршәде авылында кисешә. Ә 2012 елда алар никах укыта.

– Равил, белүемчә, Мәдәният сараенда эшкә керешкәнче син иҗат белән бәйле булмаган эштә булгансың?
– Әйе, Уфада укыгач, нефтегеофизика өлкәсендә байтак кына эшләдем. Соң­рак каравылчы да булдым. Аннары яңадан геофизика өлкәсенә кайтып, соңрак полициядә дә эшләп өлгер­дем. Хәзер хатыным Земфира белән икебез дә район Мәдәният сараенда эшлибез.

– Бүген нәрсә белән мәшгульсез?
– Мәдәният сараенда кайныйбыз. Мин – дирек­тор­ның уң кулы, дисәк тә була. Концертлар һәм кичә-ләрне оештырырга булышам, үзем дә актив катнашам. Хатын да җырлый. Өстәвенә, балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү буенча өлкән методист вазыйфасын башкара. Үзебез дә мәдәни чаралар алып барабыз һәм оештырабыз. Районда күп кенә юбилейлар, кичәләр, очрашулар үткәрдек.

– Ә җырдан һәм иҗат­тан тыш, нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?
– Чаңгыда шуарга яратабыз. Кышын гаиләбез белән еш кына чаңгыда, тюбингта шуабыз. Хатыным да, үзем дә авыл балалары булгач, саф һавада, бигрәк тә урманда йөрү безнең өчен бик күңелле һәм мавыктыргыч. Кышын үзем ел да бәкегә чумам! Тагын бер яраткан шөгылем – балык тоту.

– Кызларыгыз да сез­нең кебек җырга тартыламы?
– Ике кызыбыз үсә: Айлинага – 5, Әмирәгә апрель­дә 3 яшь тула. Алар да, без­нең кебек үк, җырга гашыйк. Җыр ишетеп калсалар, берсе – бии, икенчесе җырлый. Өйдә гармун тартсам, икесе дә бии башлый.

– Ә тагын нинди уен коралларында уйный беләсең?
– Гармуннан тыш, курай­да, гитарада, азрак синтезаторда уйныйм.

– Үзең дә җырлар язмый­сыңмы?
– Әйе, язам. Көндәлек тормышта җыр үзе башка килә: сүзләре дә, көе дә. Аларны онытмас өчен шундук куен дәфтәренә теркәп куям. Беренче җырым – “Бәгърем”, туган авылыма багышланган җырым – “Үр­шәдем”, ә “Балачак иле” эш­ләнеп бетеп килә. Шулай ук дуэтта Эльвира Шәйхет­динова белән җырладык. Аларның барысын да социаль челтәрләрдә тың-ларга мөмкин.

– Белүемчә, сез район һәвәскәрләре белән авыл­ларда концертлар да оештырасыз.
– Әйе, оештырабыз. Районда үткән концертлар­ның күбесенең оештыручысы яисә кураторы булдым. Аскын гына түгел, Караидел һәм башка якын районнарга да чыгарга тырышабыз. Читтәге күп артистлар бе­лән дә элемтәдә торабыз. Яшьрәк артистлар белән Интернет чел­тәре аша элемтәгә кереп, килешүләр төзеп чакырабыз.
Бу гамәл эстрада йолдызларын республи­кабыз районнарына һәм авыл­ларына җәлеп итәр өчен, мәдәниятне үстерү нияте белән башкарыла.
Чакырылганнар арасында Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Юлия һәм Илнар Котдусовлар, Җәлил Гайбадуллин, Рәдиф Зарипов һәм башкалар бар.
– Син – армия сафларында хезмәт иткән егет. Ничек уйлыйсың: хәрби хез­мәт яшьләр өчен мө­һимме? Һәм, шуңа өстәп, икенче сорау: ГТО норативларына ничек карый­сың?
– Минем уйлавымча, хәрби хезмәт ир-егет өчен бик мөһим. Ул яшь­ләр өчен чыннан да тормыш мәктәбе булып тора. Шәх­сән минем өчен шулай булды. Армия сафларында үзең­нең кө-нең­не үзең күрер­гә, үзеңне хәстәрләргә өйрәнәсең.
ГТОга килгәндә инде, үзеңнең сәламәтлегеңне кайгырту, “форма”ны саклау – шулай ук яхшы эш. Шуңа күрә мин яшь чактан ук спорт белән мавыктым. Хәзер дә, алдарак әйтүем-чә, гаиләбез белән актив тормыш рәвеше алып барырга тырышабыз.
– Хәзер яшьләр гаилә корырга ашыгып бармый: кызлар соң кияүгә чыга, егетләр соң өйләнә. Синең яшьләргә нинди киңәшләрең булыр?
– Гаилә кору, бигрәк тә ир-егет өчен – үз өстеңә зур җаваплылык алу. Гаилә­не карарга, ашатырга, киен­дерергә кирәк. Ә моның өчен даими эшең булу зарур. Яшьләр, уйлавымча, шуннан курка. Минем киңәш – курыкмаска кирәк! Үз парыңны тапсаң, өйләнергә яисә кияүгә чыгарга кирәк, бергә тапкан мал кадерле була ул.
Яшь чактан ук бу хакта уйланырга кирәк. Ялгыз картлыктан да куркынычрак нәрсә юктыр, дип уйлыйм.

– Әңгәмә өчен рәхмәт! Имин гаилә тормы­шы, уңышлы иҗади эшчәнлек сезгә!
– Рәхмәт!

(Фото Сәлимгә­рәев­ларның гаилә архивыннан).

Автор: Денис Таваев

Читайте нас: