Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
12 Декабрь 2019, 11:20

Путин Украинаны газ белән тәэмин итү темасына балалар шигырен искә алды

#ВладимирПутин

Русия президенты Владимир Путин Украинаны газ белән тәэмин итү темасын истә тотып, Сергей Михалковның балалар шигырен хәтергә алды.
“Билгеле балалар шигырен хәтерлисезме: “Ә безнең фатирда газ. Ә сездә?” Сездә дә, бәлки, бүген сәнәгать кулланучысы алганга караганда 25 процентка арзанрак булыр”, - диде Русия лидеры. Украина президенты Владимир Зеленскийның Путин белән очрашу барышында газ транзиты мәсьәләсе буенча фикер алышуы турында хәбәр ителгән иде. Аның сүзләренә караганда, мәсьәләдә алга китеш бар, арытабангы детальләр киңәшчеләр дәрәҗәсендә хәл ителәчәк. Русия белән Украина арасындагы гамәлдәге газ транзиты контракты 2019 елның 31 декабрендә гамәлдән чыгачак. Тик яклар аны озайту турында килешә. Киевта озайлы вакытлы контрактка өметләнәләр, ә Мәскәүдә аны тик бер елга озайтырга телиләр.
https://ashkadarskie-zori-t.rbsmi.ru/
Читайте нас: