Бөтә яңылыҡтар
Һайлау-2018
30 Ғинуар 2018, 13:40

БАЛТАЧ РАЙОНЫ ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕНДӘ ЭШ КАЛЕНДАРЬ ПЛАНГА ЯРАШЛЫ АЛЫП БАРЫЛА

Русия Федерациясе Президентын сайлауда районда 44 участок сайлау комиссиясе эшләячәк. Алардагы хәлиткеч тавышка ия әгъзалар саны 259 кеше. 2018 елның 1нче гыйнварына сайлаучылар саны 16 502 кешегә тиң.

Русия Федерациясе Президентын сайлауда районда 44 участок сайлау комиссиясе эшләячәк. Алардагы хәлиткеч тавышка ия әгъзалар саны 259 кеше. 2018 елның 1нче гыйнварына сайлаучылар саны 16 502 кешегә тиң.
Быелгы сайлауны үткәрүдә законлылыкта үзгәрешләр бар. Мәсәлән, элекке исәптән төшерү таныклыгы (открепительное удостоверение), алдан тавыш бирү тәртибе бетерелгән. Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Сергей Биктубаев сөйли:
—Әгәр дә сайлаучы, сайлау көнендә ниндидер сәбәпләр белән үзе тавыш бирәчәк участок сайлау комиссиясенә килә алмаса, 31нче гыйнвардан 12нче мартка кадәр Дәүләт хезмәтләре порталында, территориаль сайлау комиссиясендә, күп функцияле үзәктә, ә участок сайлау комиссияләрендә 25нче февральдән 12нче мартка кадәр үзләре тавыш бирәчәк участок сайлау комиссиясен күрсәтеп гариза бирә алалар. Гариза ике өлештән тора. Бер өлеше аны биргән урында кала, бер өлеше сайлаучыга бирелә. Сайлаучы сайлау көнендә шуның белән барып тавыш бирә. Сайлауга 5 көн кала гариза биргән очракта, аның гаризасына махсус марка ябыштырыла. Кеше шул гариза белән тавыш биргәндә, марка алынып үзенең исеме кертелгән исемлеккә (фамилиясе турысына) ябыштырыла.
Райондагы 44 участок сайлау комиссиясе җиде кустка бүленгән. Комиссияләрнең барлык әгъзаларын сайлауга кадәр өч этапка бүленгән укытулар үткәреләчәк.
—Әлеге вакытта укытуның беренче этабы бара, — ди территориаль сайлау комиссия рәисе урынбасары Лилия Хөсәенова. — Аның планы, темасы эшләнгән. Укыту барышында законлылыкка кертелгән соңгы үзгәрешләр аңлатыла, төп эш, әлбәттә, сайлаучыларга тиешле информацияне җиткерү.
Территориаль сайлау комиссия әгъзалары үзләре ике этапта укулар үткәннәр. Гаризаны тутыру тәртибен үзләштергәннәр. Шул ук эшне алдагы этапларда участок сайлау комиссияләре әгъзаларына өйрәтәчәкләр. Сайлаучылар исемлеге белән эшләү, протокол тутыру тәртибен искә төшерәчәкләр. Ә өченче этапта тавыш бирү көне, тавыш бирү йомгаклары, сайлау документларын территориаль сайлау комиссиясенә китерү тәртибе аңлатылачак.
Райондагы 44 участок сайлау комиссиясенең сайлаучылар саны 1000 кешедән арткан икесендә бюллетеньнәрне комплекслы эшкәртү җайланмасы урнаштырылачак. Тавыш бирү көнендә территориаль сайлау комиссиясенә видеокамера куелып, эш барышы белән теләгән һәр кеше онлайн-режимда интернеттан танышып бара алачак.
—Болар барысы да сайлауның ачык үтүен күрсәтү өчен эшләнә, — ди Сергей Алексеевич.
Территориаль сайлау комиссиясенең эше РФ Президентын сайлауга әзерләнү һәм аны үткәрү буенча РФ Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан расланган календарь планына ярашлы алып барыла.
Территориаль сайлау комиссиясе һәм участок сайлау комиссияләре 9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Территориаль сайлау комиссиясе 6нчы гыйнвардан эшли. Участок сайлау комиссияләре 15 февральдән эш башлаячак.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: